2020 елның 6 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Чара «Шәфкатьлелек» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды һәм Акыл, игелек һәм хөрмәт көненә багышланган иде.
Никах теркәгәннән соң һәр гаиләнең үз йолдызы барлыкка килә. Бүген юбилейларын йолдызлары, һичшиксез, бәхетле булган парлар билгеләп үтә, чөнки алар гомерләренең күп өлешен, барлык кыенлыкларны җиңеп, кулга-кул тотынып үтәләр.
ГХАТ идарәсе белгечләре Хановлар, Хәмитовлар, Чезраковлар, Новиковлар, Гребенкиннар, Марданшиннар, Бәшировлар, Борисовлар гаиләләрен юбилейлары белән котладылар.