«Дөньяны үзгәртергә телисең килсә, үзеңнән башла», - дигән Конфуций. Бер кеше тарафыннан кылган һәр изге эш күпләрнең изге гамәлләренә рухландыра ала.
2019 елның сентябрендә «ЭкоМир» экология һәм әйләнә – тирә мохитне саклау өлкәсендә автоном коммерциясез оешма Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты катнашында «Игелек капкаччыгы» экологик-хәйрия акциясен башлап җибәрде. Акция барышында капкаччыкларны сатудан җыелган барлык акчалар ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга бирелә.
ГХАТ идарәсе коллективы да акциягә кушылды, һәм бүген хезмәткәрләр тарафыннан җыелган барлык пластик капкачлар да Никахлашу сарае фойесында куелган махсус кубка салынды.
Хөрмәтле яшь парларны һәм ГХАТ Идарәсенең барлык кунакларын игелекле эш башкарырга һәм акциядә катнашырга чакырабыз. Татулык хакына изгелек кыл!