2020 елның 2 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясалды.
Әлеге елның тугыз аенда 2130 сабый теркәлгән, аларның 1071-е-малай, ә кыәлар әзрәк - 1059.
756 гаиләдә беренче бала туды, 820 гаиләдә икенче бала туды, 552 гаиләдә өченче һәм аннан соңгы балалар туды. Шулай ук Түбән Каманың егерме ике гаиләсендә игезәкләр дөньяга килде.