Бөгелмә районының Хәбибуллиннар гаиләсендә – өченче бала

7 октябрь 2020 ел., чәршәмбе

2020 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Эльвира Хәмит кызы һәм Линар Хәйдәр улы Хәбибуллиннар гаиләсендә өченче бала туу теркәлде. Әлеге пар гаиләсендә малай туды, аңа үзенчәлекле Чынгыз исеме куштылар. Бу исем иясе, һичшиксез, мәрхәмәтле һәм көчле ир-ат булып үсәчәк. Чыңгыз исеме “көчле һәм бөек” дигәнне аңлата бит. Гаиләдәге өлкән балалар Айнур һәм Аиша исә сабыйның тууын шатланып көттеләр.

Бөгелмә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре сабыйга бәхетле һәм ваемсыз балачак, иминлек, ата-анага сәламәтлек һәм иминлек теләделәр, һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты һәм Чыңгыз тормышындагы беренче документны – туу турында таныклык тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International