Баулы район ГХАТ бүлегендә сентябрь аенда 23 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 11 се малайлар, 12 кызлар. 10 бала гаиләдә беренче булып, 6 – икенче, 5-өченче, 1 – дүртенче, 1-алтынчы булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур исемләр кушалар. Мәсәлән, сентябрь аенда Амир, Ансель, Артур, Арес, Азман, Дамир, Данил, Иброхим, Руслан, Риназ, Аделя, Аида, Айна, Василиса, Виктория, Кристина, Карина, Милана, Мария, Наталия, Элина, Ярослава дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 20 яшь, иң яшь әтигә 24 яшь, иң өлкән анага 41 һәм иң өлкән әтигә 54 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 17 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә һәм иң яшь кияүгә 20 яшь, иң олы кияүгә – 66, кәләшкә – 50
яшь.