2020 елның 1 сентябрендә шәһәр планеркасында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Буланова Римма Павловнаның чыгышы булды. Римма Павловна өчен бу чыгыш яңа вазыйфада беренче булды, чөнки ул ЗАГС бүлеге начальнигы булып быел гына эшли башлады. Чыгышның темасы-ГХАТ бүлегенең 2020 елның узган чорындагы эшчәнлегенә анализ, гражданлык хәле актларын теркәү буенча статистик мәгълүматлар.