Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2020 елның 12 сентябре, шимбә

 2020 нче елның 11 нче сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә Цветковлар гаиләсе Иван улы Александр һәм Андрей кызы Галина алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел тату гомер кичергән бәхетле гаилә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята. Авырлыкларга һәм төрле каршылыкларга карамастан, алар барлык авырлыкларны да җиңеп, тормыш юлы аша бер-берсенә мәхәббәтләрен белдереп,хөрмәт итеп яшиләр. Бу парлар матур һәм тату гаилә корганнар, йортта мәхәббәт, татулык һәм иминлек саклаганнар.

 Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы хөрмәтенә ирле - хатынлы Цветковлар гаиләсенең исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева, балалары, якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International