2020 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында Лениногорск шәһәренең 2 нче мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен экскурсия үткәрелде, анда ГХАТ бүлеге белгече Елена Трошихина балаларны бүлекнең эше белән таныштырды.
Укучылар очрашу барышында башланып киткән дискуссиягә кызыксынып керделәр, аларны теркәлгән никахлар буенча статистик мәгълүматлар, туучылар һәм үлүчеләр саны һ.б. кызыксындырды, шулай ук укучылар архив китапларына кагылу мөмкинлеге алдылар. Экскурсия ахырында кунаклар ГХАТ хезмәткәрләренә бу очрашуда алган кызыклы әңгәмә һәм файдалы белемнәре өчен рәхмәтен белдерделәр.