2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 300 нче пар – Кавыев Рушан Хәлил улы белән Алсу Дамир кызының никахы тантаналы рәвештә теркәлде.
Әлеге истәлекле вакыйга белән яшь парны Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы котлап язылышу турындагы таныклыкны тапшырды. Бу якты вакыйга турында хатирәләрне гомергә саклагыз, бергә шатланышып, тормыш юлыннан кулга-кул тотынып барыгыз!