Әгерҗе районында алтын туй!

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Әгерҗе муниципаль районы Крынды авыл җирлегендә яшәүче Садыйковлар гаиләсе  тормыш коруларының  50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Гаилә башлыгы Рәфис Вакас улының  «куллары алтын», бөтен хезмәт эшчәнлеген  Крынды авыл җирлегендә колхозга багышлаган – гомуми хезмәт стажы 42 ел. Тормыш иптәше Ләрисә кызы 23 ел колхозда хисапчы, соңнан 17 ел Крынды авыл җирлегендә кассир булып эшләгән, гомуми стажы 40 ел. Ләрисә Мингали кызы «Хезмәт ветераны» исеменә лаек.

Рафис Вакас улы һәм Ләрисә Мингали кызы тату хезмәт сөючән гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр, Садыйковлар гаиләсенә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International