25 сентябрь көнне район үзәк хастаханәсендә 100-нче сабыйны тантаналы рәвештә бала тудыру йортыннан каршы алу булды. Гадил һәм Гөлия Гарифуллиннар гаиләсендә икенче бала - уллары туды, аны матур исем белән Данис дип атадылар.
Бәхетле әти-әниләрне бала туу белән Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рәшит Шәфигуллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, табиблар, якыннары котладылар. Айдар Фоат улы әти-әнигә бәхет, нык сәламәтлек теләде һәм Гарифуллиннар гаиләсенә «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырды.