Чистай ГХАТ бүлегендә 2020 елның 18 сентябрендә 400 нче сабыйның тууы дәүләт теркәвенә алынды. Денисовлар гаиләсендә беренче бала – Степушка исемле малай туды! Яшь әти-әниләр Анна һәм Иван быел Чистай Никахлашу Сараенда никахларын теркәделәр. Сабыйларын теркәүгә килделәр һәм юбилей санына гаҗәпләнделәр.
ГХАТ бүлеге белгечләре гаиләне кайнар котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Күптән түгел генә төзелгән гаилә ныгысын һәм үссен! Ә беренче улым янына токмач кирәк!