Ачык ишекләр көне

2020 елның 11 сентябре, җомга

2020 елның 11 сентябрь көнендә «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында ачык ишекләр көне узды. Лениногорск шәһәренең 2 нче урта белем бирү мәктәбе 2 сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде.

Бүлек белгече очрашу барышында ГХАТ бүлеге бинасы белән таныштырып, тантаналар залын, кабул итү бүлмәләрен, архивны күрсәтте. Шулай ук балалар ГХАТ бүлеге тарихы, аның эшчәнлеге белән танышты. Азакта килгән кунаклар белгечләргә шундый кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International