2019 елның сентябреннән Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты катнашында «ЭкоМир» экология һәм әйләнә – тирә мохитне саклау өлкәсендә автоном коммерциясез оештырган «Игелек Капкаччыгы» акциясе старт алды. Акция барышында пластик капкаччыкларны реализацияләүдән җыелган акчалар ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар ихтыяҗларына тапшырыла.
Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсе бу акциядән читтә калмады. Никахлашу сарае фойесында без пластик капкаччыклар җыю өчен куб урнаштырдык, һәм шунда ук хәйрия акциясендә катнашырга теләүчеләр - безнең яраткан яшь парларыбыз табылды.
Акция срогы чикләнмәгән, шуңа күрә теләгән һәркем үз өлешен кертә һәм анда катнаша ала. Изгелектә булыгыз!