Татарстан Республикасы көнендә Татарстан АССР төзелүнең юбилей елында Тукай муниципаль районында йөзенче пар һәм йөзенче бала тууны тәбрикләү тантанасы узды.
Тукай муниципаль районында 2020 елның 20 августында ГХАТ бүлегендә үзләренең никахларын теркәгән Ильясовлар Илшат Ришат улы һәм Луиза Әкрәмҗан кыз йөзенче пар булдылар. Илшат һәм Луиза - студентлар, буш вакытларында Илшат мебель ясау белән шөгыльләнә, ә Луиза стационарда шәфкать туташы булып эшли.
2020 елда Тукай районы Суровка авылында туган Титинечко Анна йөзенче сабый булды. Ул Евгений һәм Алевтина гаиләсендә алтынчы бала булып туды. Әтисе Евгений «КамГазСервис " ҖЧҖдә, газ заправкасы операторы, ә Алевтина пекарь булып эшли. Бу зур гаиләнең олы кызлары Татьяна-Яр Чаллы шәһәре медицина училищесының 4 курс студенты, Анжелика быел Яр Чаллы дәүләт педагогика университетына укырга керә. Олы уллары Илья-Кама дәүләт автомеханика техникумы студенты, Игнат - Казан кадет мәктәбе укучысы. Кече Ваня мәктәпкәчә учреждениегә йөри. Бу бик тату гаилә, анда мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә.
Яшь парга һәм күп балалы гаиләгә «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгесен Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тапшырдылар.