Республика көненә багышланган исем кушу тантанасы

2020 елның 28 августы, җомга

Бүген бездә Республика көненә багышланган исем кушу тантанасында ПАО "Нижнекамскнефтехим" вәкилләре кунакта булды. Мактаулы кунаклар сыйфатында генераль директор ярдәмчесе Долотказина Эльвира Рәфгатовнаны, берләшкән профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Велик Елена Адамовнаны, автоматлаштыру үзәге директоры Гыйбадуллин Азат Адулловичны һәм автоматлаштыру үзәгенең профком рәисе Биряльцева Людмила Николаевнаны күрү аеруча күңелле булды. Мондый дәрәҗәле кунакларның булуы сабыйның әти-әниләренең хезмәт эшчәнлеген нефть химиясе сәнәгатенә багышлаган эшче династиянең бер өлеше булуына бәйле. ГХАТ идарәсе белгечләре Нуретдиновлар Рөстәм Минәхмәтовичны һәм Әлфирә Равил кызын кызлары Аселя туу белән чын күңелдән котладылар һәм бөтен гаиләгә нык сәламәтлек һәм тормыш юлында күп шатлыклы мизгелләр теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International