2020 ел - безнең республика өчен үзенчәлекле ел. Быел Татарстан үзенең оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе тарафыннан ел башыннан бирле үткәрелә торган барлык чаралар да әлеге вакыйгага багышланган иде.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Республика көне алдыннан никахларын теркәгән яшь парлар катнашкан акция "Республика көче безнең гаилә традицияләрендә!"- дип аталды.
Кияү һәм кәләшләргә сайлау өчен Татарстанның иң танылган символлары тәкъдим ителде, аларны республика картасы тирәли махсус әзерләнгән баннерда урнаштырырга кирәк иде. Алар акциядә бик теләп катнаштылар.
Күпләр өчен безнең республика татлы чәк-чәк белән ассоциацияләнә. Ул бүгенге көндә төп эшләүче персонаж булды. Татар сый-хөрмәтен чагылдырган буйлы курчак яшьләрне һәм аларның кунакларын Никахлашу сарае фойесында каршы алды.
Түбән Кама ГХАТ Идарәсе барлык яңа өйләнешүчеләргә бәхет тели. Бүгенге көн сезнең "истәлекләр хәзинәсендә" мәңгегә калсын.