Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда юбилярлар парады узды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

 Тиздән илебез Бөек бәйрәм - Җиңү көнен билгеләп үтәчәк­­­. Бу көнне без сугышта һәлак булганнарын исәлеген олылап үтәбез.

 2019 елның 6 маенда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда элеге зур вакыйгага багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә катнаштылар искиткеч парлар, алар безнең шәһәр һәм республиканың горурлыгы булып торалар.

 Алар, меңнәрчә кеше кебек үк, КАМАЗга нигез салу елларында илнең төп төзелешенә килгән - Андрюшин Александр Васильевич һәм Әлфия Азгам кызы, Фисенко Николай Васильевич һәм Галина Семеновна, Липилиннар Юрий Павлович һәм Рәисә Ивановна, Ганске Владимир Бертгольдович һәм Галина Григорьевна килделәр. Тантаналы чараны шәһәрнең ГХАТ идарәсе җитәкчесе Р. Г. Зарипова ачты.

 Менә шундый искиткеч, максатка омтылучан һәм хезмәт сөючән Чаллы гаиләләре!

 Чара ахырында, һәлак булган якташларга хөрмәт йөзеннән, юбилярлар Җиңү Паркында Геройлар аллеясына чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International