Яр Чаллы шәһәре ГХАТ Идарәсендә Голубевлар гаиләсенең "алтын" туйлары

2019 елның 5 мае, якшәмбе

 Юрий Николаевич һәм Мария Сергеевна Голубевлар гаиләсендә матур бәйрәм узды.

 Безнең автоградка яшь гаилә 1971 елда килә. Юрий Николаевич гомере буе КамДорСтрой оешмасында шофер булып эшләгән. Аның эш стажы 30 ел тәшкил итә! Ә Мария Сергеевна ремонт-инструменталь заводына контролер булып эшләгән һәм үз заводтан пенсиягә китә.

 Уллары Владимир һәм кызлары Татьяна гаилә өчен иң зур бүләк булдылар. Бүгенге көндә - ике оныгы алар өчен зур сөенеч.

 Кадерле юбилярлар иң ихлас һәм җылы котлау сүзләрен кабул итегез. Сәламәт булыгыз, бер-берегезне саклагыз! Сезгә күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз тормышындагы шатлыклы вакыйгаларның күбрәк булуын телибез! Алтын юбилеегыз белән сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International