Теләчеләр дә, олысы-кечесе, яшь-карты, 9 Май иртәсендә ил азатлы өчен һәлак булганнарны, сугыш ветераннарын, тыл каһарманнарын искә алып, хөрмәтләп хәтер яңартырга Теләченең үзәк урамына чыктылар.
Тантаналы митингта муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Дәүләт Совет депутаты Разыя Садыйкова, район ветераннар Совет рәисе Мансур Газизов, яшь буын вәкиле, Теләче урта мәктәбе укучысы Заһид Абдуллиннар сугыш һәм тыл ветераннарын, барлык теләкләрне, кайткан кунакларны бәйрәм белән котладылар,иң изге теләкләрен ирештерделәр.
Кырыкка якын баручы оешма учреждения, шулай ук ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре алып баручы әйткәнгә, бәйрәмгә лаеклы хезмәт уңышлары белән килде һәм бурычларын уңышлы үтәде.
Быел да хәтер саклауның уңышлы формасы "Үлемсез полк" акцияседә аеруча киң колач алды. Мәктәп укучыларның сугыш каһарманнары булган бабаларның портретларын горур тотып мәйданнан узулары, хәтернең исән, батырлар исеме буыннан-буынга кереп баруын күрсәтә.
Митингның концерт олешен мәктәп укучылары, район сәнгать мәктәбе укучылары, районыбыз үзешчәннәре чыгышы бизәде. Бәйрәм тантанасында мәнгелек ут янган обелиск һәм узган ел узара салым акчасына тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр, веноклар салдылар.