Ел саен 15 май - язның иң матур ае уртасында һәрберебезгә кагылышлы бик мөһим бәйрәм - Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәм менә инде 25 нче тапкыр бу көнне дөнья Гаиләне данлый.
Бу бәйрәм көнендә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең теркәү залына икенче балалары туган гаиләләр һәм беренче паспортларын алган балалар чакырылган иде.
Ренат һәм Екатерина Закировлар гаиләсендә уллары Ранель туган, Эльмира һәм Айгөл Хисматуллиннар гаиләсендә кызлары Индира туган. Бәхетле ата-аналарны Баулы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Д. Л. Бакиров һәм пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары С. У. Ушакова котладылар һәм ана капиталы сертификатлары тапшырдылар.
Бу көнне ГХАТ бүлегендә Гаилә көнен бәйрәм итү уңаеннан яшь баулыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Документны тапшырганда Баулы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Д. Л. Бакиров яшьләргә Россия патриотлары булуларын теләде. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова, «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе В. А. Будин һәм Баулы районы эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча өлкән инспекторы Н. А.Четвертакова котладылар.