1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан 3 никах теркәлде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова, яшьләр тормышында әһәмиятле вакыйганың Бөек Җиңү көне алдыннан булуын билгеләп үтте. Бер - береңне ярату ул - болытлар аша да кояш күрү, хәтта салкын кичләрдә дә җылылык тою, тынлык аша музыка тыңлау дигән сүз. Бу якты хис гашыйк кешеләрнең күзләрендә яна, карашны иркәли, учак булып очкынлана да, балкый. Шулай булсын, бу мәңге дәвам итсен! Барлык парларга да никах теркәү турында таныклык белән бергә Георгий тасмалары да тапшырылды. Яшь парлар хөрмәт йөзеннән башларын иеп Бөек Ватан сугышы ветераннарының мәңге онытылмас батырлыгына, толларга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Аларга бәхет, җылы хисләр, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.