Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Георгий тасмасы” акциясе башланды

2019 елның 3 мае, җомга

Георгий тасмасы – ул җинү бәйрәменең истәлекле символы. Бөек Җинүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәмгә карата, илебезнең төрле почмакларында волонтерлар георгий тасмалары өләшәләр. Бу акцияне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге дә хуплады. Май ае башыннан ук таныклык алып китүчеләрнең күкрәкләренә бәйрәм белән котлап георгий тасмалары беркетелә.

Бәйрәм символының чираттагы иясе Санкт-Петербург шәһәреннән кайткан якташыбыз рәссам Әлфия Гальперова.Әлфия ханым, шулай ук, зур горурлык белән ел саен “Үлемсез полк” сафында катнашуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International