Халыкара гаилә көненә багышланган "Гаилә үсешенең заманча тенденцияләре: имин, ныклы гаилә – Татарстан моделе" түгәрәк өстәле

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г. Р. Нигъмәтуллина "Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге тарафыннан үткәрелгән "Гаилә үсешенең заманча тенденцияләре: имин, ныклы гаилә – Татарстан моделе" түгәрәк өстәл утырышында катнашты һәм "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү күрсәткечләре буенча гаилә-никах мөнәсәбәтләрен үстерүнең төп тенденцияләре" темасына чыгыш ясады.

Дискуссиядә шулай ук Азнакай һәм Мамадыш муниципаль районнарының ГХАТ органнары җитәкчеләре Ә. В. Хәйретдинова һәм А. М. Әхмәтшина да актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International