1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү чаралары кысаларында 2019 елның 4 маенда Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н. Жәләлова Бөек Ватан сугышы ветераны Р.М. Әхмәтовның өендә булды.
Бәйрәм алдыннан Рәис Мөхамәтович сугышчан заданиеләрне ничек үтәве хакындагы хатирәләре белән уртаклашты. Бәйрәм бүләге кабул итте, быел Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуга баруы турында хәбәр итте.
Традиция буенча ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган гомумшәһәр бәйрәм чараларында актив катнаштылар.