Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Георгий тасмасы» дип исемлəнгән патриотик акция башланып китте

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 25 нче апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган «Георгий тасмасы» дип исемлəнгән патриотик акция башланды.

25 нче апрельдан 9 нчы майга кадәр ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре яшь парларга һәм барлык идарә кунакларына буыннар бердәмлеге билгесе – Георгий тасмасы – өләшәчәкләр.

Данлыклы вакыйгалар турында хәтерне йөрәк түрендә саклыйлар. Менә шуңа да әлеге тасманы йөрәк кырыена киемгә беркетәләр яисә сул кулга тагалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International