Мөслим районында 2019 ел – Рухи-әхлакый үсеш елы дип игълан ителде. Шушы ел кысаларында 5 еллык программа кабул ителде. Шул программа нигезендә кичә, 24 апрель көнне “Мизгел” яшьләр үзәге бинасында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән чара үтте. Бәйрәмебезне Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин ачып җибәрде. Аннан үз теләкләрен “Җәмигъ” мәчете имам хатибы Расыйх хәзрәт Каюмов әйтте. Һәм инде безнең Мөслимебездә яшәүче сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр катнашты.