17 апрель көнне җирле үзидарә көне бәйрәме кысаларында, ФОК «Чемпион»да чираттагы спорт чарасы «Күңелле стартлар» узды. Чарада Югары Ослан муниципаль районы хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары катнаштылар. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмəткəрлəре дə бу чарада катнаштылар. Уртак бәйрәмнәрне бергә бәйрәм итү һәм күңел ачу мөгаен якынайтадыр. Нәкъ менә шуңа күрә район хезмәткәрләре арасында спорт бәйрәмнәрен үткәрү гадәткә керде.
Стартта 4 команда Югары Ослан муниципаль районының Совет һәм Башкарма комитеты, Финанс-бюджет Палатасы, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Әлеге ярыш спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме булды. «Күңелле старт»та катнашып зур, бердәм гаилә итеп тойдылар! Бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калды, бәйрәм бик кызык булды.