Апас муниципаль районында тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды

2019 елның 6 апреле, шимбә

5 апрельдә Татарстанкүләм Бердәм “Музейлар язы“ программасы буенча Апас үзәк музеенда тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина 14 яше тулган бер төркем яшь апаслыларга тәүге паспортларын тапшырды. Тантанада катнашучылар өчен викторина үткәрелде, бүләкләр бирелде. Аларны каршылаган район Мәдәният йорты хезмәткәрләре җыйнак кына концерт куйды. Бирегә килүчеләр шулай ук район үзәгенең Батырлар скверы, Хәтер Мемориалы, Сугышчан Дан һәм үзәк музей залларындагы күргәзмәләр белән дә кызыксынып танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International