Гаиләсендә бәхетле булган кеше генә, гомумән бәхетле була. Әлеге гади генә сүзләр эченә кеше тормышының чын мәгънәсе салынган.
16 апрель көнне Тәтеш шәһере Петр һәм Таисия Дубровинлар гаиләсе үзләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу көнне алар туганнарыннан, якыннарыннан һәм район җитәкчеләреннән котлаулар кабул иттеләр. Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты Җитэкчесе А. В. Тегулев юбилярларны район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов исеменнән котлады һәм котлау адресы тапшырды.