2019 елның 25 апрелендә, чираттагы пәнҗешәмбе көнендә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре 4нче урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларын бик теләп каршы алдылар. Бина буйлап экскурсия үткәрделәр, белгечләрнең эше турында сөйләделәр.
ГХАТ Идарәсенең баш белгече Регина Нуриева укучыларны борынгы һәм заманча актлар китаплары белән таныштырды.
Очрашуның икенче өлешендә Гаилә дәресе уздырылды, аны психолог Миләүшә Хөснетдинова үткәрде. Бу дәрестә катнашучы яшьләр “Гаилә” сүзенең мөһимлеген һәм җитдилеген аңладылар, актив рәвештә фикер алыштылар һәм нәтиҗәләр ясадылар. Алар рәхмәт сүзләре белән хушлашып, киләчәктә туйларын теркәргә килергә вәгъдә иттеләр.