2019 елның 25 апрелендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Дундуковлар Валерий Михаил улы һәм Вера Николай кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Дундуков Валерий Михаил улы 1945 елның 12 июнендә Горький өлкәсе Дзержинск шәһәрендә туган. 40 елга якын нефть тармагында токарь булып эшләгән.
Дундукова Вера Николай кызы 1950 елның 27 июлендә Әлмәт районы Югары Акташ авылында туа. Гомер буе Кәләй станциясендә пешекче булып эшләгән.
Алар 1968 елның язында танышканнар Ә 1969 елның язында Валерий әти-әниләре белән бергә Верага димләнергә килә. Шулай итеп 1969 елның 22 апрелендә алар үз гаиләләрен бердәмлеген теркәгәннәр.
Бәхетле гаиләдә Дундуковларның ике уллары һәм ике кызлары туа. Бүген алар 12 онык һәм 9 оныкчыкны кайгыртып, яратып яшиләр.
Алар бик теләп бакчачылык белән шөгыльләнәләр, ә Вера Николай кызы иң тәмле пироглар һәм өй икмәге пешерә.
Тантаналы шартларда Дундуковлар беренче очрашуларын, беренче үбешүләрен һәм мәхәббәт аңлатмаларын искә төшерделәр. Ә туй вальсы юбилярларны тормышларында иң бәхетле көн атмосферасына күмде.
50 ел элек алар никах теркәү турындагы акт язуында имзаларын куйганнар, аны ГХАТ идарәсе белгечләре тантана сәбәпчеләренә һәм аларның кунакларына күрсәттеләр. Ә бүген Дундуков юбилярларның Мактау китабына имзалар куйдылар.
Валерий Михаил улы һәм Вера Николай кызы балалары бүләк иткән алтын пар балдаклар белән алмаштылар.
Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре Алтын туйга багышланган юбилей папкасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Ә аларның балалары һәм иң якын туганнары, иң җылы һәм изге теләкләр белән котладылар.
Кадерле юбилярлар! Сезнең гаилә бәхете озак еллар дәвам итсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз куандырсын. Сез - балаларыгыз, оныкларыгыз, бөтен Әлмәт яшьләре өчен гаилә тормышы үрнәге.
Сезгә озын гомер, бәхет-шатлык һәм тынычлык телибез!