2019 нчы елның 16 апрель көнендә Арча муниципаль районы Сеҗе авыл җирлеге җитәкчесе Гыйбадуллина Гөлфия Мансуровна Гарәфетдин Ибраевич һәм Хәмсәнә Нургалиевна Ибраевлар гаиләсен изумруд туйлары белән өйләренә барып котлады. Юбилярлар Арча ГХАТ бүлеге Дан китабына имзаларын куйдылар, авыл җирлеге һәм ГХАТ бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр һәм котлау адреслары алдылар. 55 ел бер-берсенә булган хисләрне югалтмыйча авырлыкларны узганда бер-берсенә төрәк булып яшәгән Гарәфетдин Ибраевич һәм Хәмсәнә Нургалиевна,бүген, уллары, ике кызлары, күпсанлы оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.