Чистай районында ике йөзенче бала теркәлде

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2019 нче елның 24 нчы апрелендә 200 нче балага дәүләт теркәвен тантаналы рәвештә үткәрделәр.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. бәхетле атага ихлас һәм җылы теләкләрен җиткерде.

Ильназ һәм Татьяна Хадиевлар ЗАГСның матур открыткалары белән бүләкләнделәр.

Рамзан - аларның беренче балалары, ә аның тууы Чистай районында 200 нче булып теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International