Дөньяга яңа кеше туу зур бәхет, чөнки балалар безнең киләчәгебез, нәселебез дәвамы. Бүгенге көнгә Бөгелмәнең 59 гаиләсендә өченче һәм аннан соңгы балалар дөньяга килгән.
2019 елның 24 апрелендә Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә Ленар Фәнис улы һәм Альбина Мәсгут кызының өченче уллары – Ранель туу теркәлде. Ранельнең Әмирхан исемле абыйсы һәм Арина исемле сеңлесе бар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әниләрне чын күңелдән яңа гаилә әгъзасы барлыкка килү белән котладылар, ныклы сәламәтлек, көч, сабырлык һәм түземлек теләделәр, сабыйның беренче документын – туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.