Баулы муниципаль районында гаиләне ныгыту һәм аерылышуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Баулы муниципаль районында гаиләне ныгыту һәм район территориясендә аерылышуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды, аның инициаторы Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге иде.

Түгәрәк өстәл эшендә район башлыгы Р. Х. Гатиятуллин, башкарма комитет җитәкчесе И. И. Гозәиров, ЗАГС бүлеге начальнигы С. Т. Мурсалимова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Галиева Д. З., яшьләр бүлеге җитәкчесе А. Хәлиуллин, баш табиб урынбасары Р. А. Шәфыйков, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Л. В. Козикова, җәмәгать судьялары М. М. Шиһапов, С. М. Гатиятуллина, Әнвәр хәзрәт, «Шәфкать»үзәге психологы катнашты.

Түгәрәк өстәл утырышының төп максаты Баулы районы территориясендә гаиләне ныгыту эшендә кызыксынган органнар һәм хезмәтләр, иҗтимагый оешмаларның тырышлыкларын берләштерү иде.

Киңәшмә башында ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова катнашучыларны бүгенге көндә районда булган статистика белән таныштырды

 Ни өчен аерылышулар күп? Гаилә һәм никах кыйммәтләрен югалту сәбәбе нидә? - бу һәм башка мәсьәләләр түгәрәк өстәл артында фикер алышу темасы булды. Түгәрәк өстәлдә тыңланылган докладларда шулай ук гаилә - никах мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләре, ир белән хатынның никахны өзү турындагы бәхәсен хәл итүдәге суд тәҗрибәсе, гаиләне ныгытуда мәгариф, мәдәният органнарының роле яктыртылды. Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрнең психологик яклары да тикшерелде.

Түгәрәк өстәл ахырында Баулы районы территориясендә аерылышу профилактикасы һәм гаилә институтын ныгыту буенча эшне активлаштыру буенча нәтиҗәләр ясалды һәм карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International