Балтач ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы узды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген 24 нче апрель көнне ТР Балтач муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ булегендә Балтач районының яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы үтте.ГХАТ бүлеге бинасында әлеге төрдәге танатаналы чараларны үткәрү күркәм гадәткә әйләнеп бара. Кеше тормышында күп чорлар: туу, гаилә хәлен үзгәртү, гаиләгә кагылышлы документларны алу – барысы да ГХАТ бүлеге белән турыдан-туры бәйләнгән. Шулай ук мондый чараларны үткәрүдә яшүсмерләрнең аңында “Рәсәй гражданины” аңлатмасының дәрәҗәсен күтәрү, актив гражданлык юнәлешләрен, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә. Бәйрәмне район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин ачып җибәрде, яшьләргә илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүен теләде. Чарада шулай ук район башкарма комитеты яшьләр бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшан Вафин, МФЦ хезмәткәре Әлфия Сабирова катнашты. “Яшь гвардия” оешмасы җитәкчесе Зилия Мортазина укучыларга ихлас теләкләрен җиткезеп, истәлекле бүләкләрен тапшырды.Балтач районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова яшь буынга үзебезнең тамырлырны беркайчан онытмаска, гореф-гадәтләребезне сакларга һәм намуслы кеше булып үсүләрен теләде. Балтач районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Рамиль Хафизов балаларга матур теләкләрен юллап, тантаналы рәвештә мөһим документны тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International