Муниципаль хезмәткәр көне алдыннан Азнакай шәһәрендә Дублер көне узды. Өлкән сыйныф укучылары директорлар, идарә итүче оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшен дәвам иттеләр. Шулай ук алар район башлыгын, башкарма комитетның әйдәп баручы белгечләрен бер көнгә алмаштыра алдылар. Алар бергәләп халыкны кабул иттеләр, мөһим карарлар да уйлап таптылар. Дублер гражданлык хәле актларының барлык төрләре турында гомуми мәгълүмат алды.