Актаныш районы ЗАГС бүлеге 2019 елның 60 нчы баласын теркәу тантанасын үткәрде

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә”проекты нигезендә 2019 нче елның 17 апрель көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге бала тудыру йортында 2019 нчы елның 60 нчы баласын теркәу тантанасы үткәрде. Бәхетле әти- Ганиев Алмаз Айрат улы һәм Ганиева Регина Марсель кызы улларына Рамазан исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 3 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде.Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International