Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә «Игелекле эшләр декадасы» старт алды

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

 Яхшылык – гаҗәеп әйбер. Ул кешеләрне бер-берсенә якынайта, безне ялгызлык һәм үпкәләрдән азат итә. Кешедәгебу сыйфат һәрвакытта да югары бәяләнгән. Кеше игелеге, башкалар өчен шатланып яши белү бәхетенең нигезен тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «Игелекле эшләр декадасы» старт алды, аның кысаларында, күптән түгел гаилә корган яшь парлар бәхетле ата-аналарны сабыйлары туу белән котладылар.

16 апрель көнне яшь әти-әниләр – Валерия һәм Виктор Чернецовлар өчен 13 апрельдә никахларын теркәгән Виталий һәм Диана Натальиннар кулыннан сабыйга сәламәтлек, иминлек теләп открытка һәм уллары Иван туу хөрмәтенә бүләк кабул итеп алу күңелле сюрприз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International