13 апрель көнне Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә кадерле кунаклар - Рәйсә Бардыевна һәм Миндәис Абдулович Бадыйковларны каршы алдылар. Бүген әлеге матур пар гаилә тормышларының алтын юбилеен билгеләп үтте. Күркәм пар озын тату тормыш юлы үткән. Алар икесе дә Лениногорск районының Юлтимер авылында туып-үсәләр, шунда танышалар. Икесе дә Лениногорск районының кәсепчеләр училищесын тәтамлыйлар: Миндәис абый - газоэлектросварщик, Рәйсә апа – маляр һөнәрен үзләштерә. Уку йортын тәмамлаганнан соң, яшьләр тормыш корып җибәрәләр һәм Бөгелмәгә күченеп киләләр. Малай һәм ике кыз: Марат, Лилия һәм Гөлнараны үстерәләр, 5 оныклары бар. Матур традиция буенча алар мактаулы юбилярлар китабында үз имзаларын калдырдылар. ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларга котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, Миндәис Абдуловичка һәм Рәисә Барыевнага ныклы сәламәтлек, тормышларында матур һәм бәхетле мизгелләр теләделәр.