2019 елның 22 мартында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә районыбызда 2нче пар игезәк балалар тууы теркәлде. Игезәкләрнең әнисе Зур Әтрәч авылында яшәүче Регина Гайнетдинова. 12 нче март көнне 15 сәгать 27 минут һәм 15 сәгать 40 минутта дөньяга аваз салган, гаиләдә беренче булып туган сабыйларга әти-әнисе Риназ һәм Рияз дип исем бирделәр.
Без чын күңелебездән сабыйларның әти-әнисен әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз һәм сабыйларның исән-сау һәм бәхетле булып үсүләрен телибез.
Районда ел башыннан 44 баланың тууы теркәлгән.