Булачак әти-әниләрне балачактак ук тәрбияли башларга кирәк

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 22 мартында Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Мөслим лицееның 6Б сыйныф укучылары өчен Гаилә дәресләре үткәрелде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я. Ш. балаларга ГХАТ тарихы, акт язмаларының төрләре һәм ни өчен кирәк булуы турында сөйләде. Аннан соң укучылар командаларга бүленеп, ГХАТ аббревиатурасын чишәргә тырыштылар, 100 ел элек булган актлар язмаларына кагылдылар, заман китаплары белән гарәп һәм латин графикасындагы язмаларыны чагыштырып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International