Лениногорск муниципаль районында 80 яшьлек юбилей

2019 елның 22 марты, җомга

Лениногорск районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм шәһәрнең төрле оешмаларының лаеклы хезмәткәрләрен аларның тормышында мөһим вакыйгалар белән котлау күркәм традициягә әверелде. Шушы көннәрдә Сәйфетдинова Наҗия Мортаза кызы 80 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Наҗия Мортаза кызы озак еллар хезмәт эшчәнлеген Лениногорск шәһәре ГХАТ бюросына багышлый. Аны юбилее белән «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигаләмова һәм ветераннар Советы вәкиле Екатерина Михаил кызы Михалева котлады. Юбилярга «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Галиәгъзәм улы Хөсәенов исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International