Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева биш елда башкарылган эшләре һәм бу елга куелган бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул уңышлары турында да сөйләде һәм активистларга рәхмәт белдерде. Әлеге үзәк төрле юнәлештәге күп төрле чаралар үткәргән. Алар күп балалы, физик мөмкинлекләре чикле булган бала тәрбияләүче, авыр тормыш хәлендә калган, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр күңелендә якты хатирәләр калдырган.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Надежда Ермолаевага әһәмиятле эш башкарулары өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дә үзәкнең яңа башлангычларында ярдәм итәчәген белдерде.
Шулай итеп, гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге иртәгесе көнгә ышаныч, өмет һәм тормышны тагын да яктырак, матуррак итүче мәхәббәт белән биография китабының яңа битен ачты. Ул киләчәктә дә кайбычлыларга ярдәмгә килер, терәк булыр дип ышанасы килә.