«Россия чаңгы юллары»

2019 елның 9 феврале, шимбә

    «Россия чаңгы юллары» – 1982 елдан башлап ел саен үткәрелә торган иң зур, Бөтенроссия чаңгы ярышы һәм һәркем өчен кышкы спорт бәйрәменә әверелде. 2019 елның 9 февралендә Лениногорск шәһәренең «Юность» спорт комплексы территориясендә «Россия чаңгы юллары-2019» ярышлары узды. Бу чарада ГХАТ бүлеге белгечләре дә актив катнашты. Призлы урыннар яуламаса да, без бик күп күңелле тәэсирләр алдык!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International