2019 елның 9 февралендә Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә яшәгән юбилярларны котлау тантанасы узды. Алтын юбилярлар Хмельницкий Владимир Григорий улы һәм Роза Петр кызы, Гыйсматуллиннар Минор Кәлимулла улы һәм Фирая Габит кызы гаиләләре бу чарада катнаштылар. Һәр парны балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары җылы һәм дулкынландыргыч сүзләр белән котладылар. Чара чын күңелдән узды, тормыш иптәше бер-берсен «алтын» юбилярлар кебек котладылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова «алтын» юбилярларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, әлбәттә, барысы да истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.