2019 елның 9 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Шакировлар гаиләсендә туган сабыйга исем кушу тантанасы узды.
Бәхетле ата - ана үз кызын Раяна матур исеме белән атадылар. Гаиләдә бу өченче бала, ир белән хатынның кызлары Адилә һәм Зарина үсеп килә.
ГХАТ идарәсе белгечләре әти-әниләргә бала туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын һәм «Түбән Кама хатын-кызлары» җирле иҗтимагый оешмасы исеменнән котлау китапчыгы тапшырдылар.