2019 елның 9 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яшь парлар өчен «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» программасы кысаларыеда дәрес узды.
Проектның авторы, «Эйдос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Екатерина Юртаева яшьләр белән гаилә тормышының беренче елында гаилә мөнәсәбәтләре темасына әңгәмә үткәрде.
Еш кына яшьләр бер-берсен үзгәртеп корырга, парын үзенә рухи яктан үстерергә, камилләштерергә омтыла. Һәрхәлдә, ике як та "басыла"- берсенең иллюзияләре җимерелэ, икенчесе эталонга кермәгән корбан була. Моннан тагы да авыррак проблемалар китереп чыгаручы кризислы хәлләр килеп чыга. Психолог киңәшләренең берсе - «гафу үтенегез, гафу итегез һәм гафу итә белегез».