2019 елның 9 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак парлар өчен туй инструктажы узды. Әңгәмә барышында белгечләр никахлашу Сарае территориясендә һәм бинада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Бер пар мисалында никах теркәү тантанасының ничек узачагын, туй көнендә аңлашылмаучанлыклар булдырмас өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәттеләр.